2023 елның язгы чакырылыш кампаниясе Россиядә 1 апрельдә старт алды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә Бөгелмәдән 90нан артык кешене хезмәткә чакырырга планлаштыралар. Бу хакта шәһәр администрациясендә узган атналык киңәшмәдә Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов хәбәр итте.
Бөгелмә яңа хәрбиләрен Россия территориясендәге хәрби частьләргә бүлеп бирәчәкләр. Берничә чакырылучы Удмурт республикасында урнашкан хәрби частьнең инженер-сапер полкына җибәрелә.
Язгы чакырылыш кысаларында чакырылган гражданнар Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә хәрби хезмәт үтмәячәк. Шулай ук аларны махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп итү дә тыела.