Бүген Салих Сәйдәшев скверында гаилә өмәсе узды. Акцияне Бөгелмә районы администрациясе оештыра. Бөгелмә мэры Линар Закиров өмәгә хатыны һәм уллары белән килде. Ул халыкка җыештыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Территорияне төзекләндерү чарасында 300гә якын кеше катнашты. Алар арасында «Нефтеавтоматика» микрорайонында яшәүчеләр, хезмәт коллективлары, Бөгелмә администрациясе хезмәткәрләре, депутатлар, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, шул исәптән Россия Герое Сергей Рыжиков та бар.
Бүген шимбә бөтен Бөгелмә буйлап үтте. Шәһәр халкы, укучылар һәм студентлар, хезмәт коллективлары бергәләп ял итү зоналарында, социаль объектларда, янәшәдәге территорияләрдә тәртип урнаштыралар. Өмәләр атна саен – 31 майга кадәр үткәреләчәк.