Татарстан федераль финанслау алачак беренче төбәкләр рәтенә керәчәк. Хәзер республика районнарында хәрәкәтне үстерү өчен җаваплыларны эзләү һәм эшкә урнаштыру бара.
"Кадрлар резервына" инде 1,5 меңнән артык гариза килгән, шулардан 15 район өчен белгечләр сайлап алынган. Узган атнада районнарда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчеләре вазыйфасына сайлап алуның икенче дулкыны башланды.
Бөгелмәдән кадрлар резервы финалына 5 кеше чыкты. Якын арада «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе билгеләнәчәк, ул җәмәгать нигезендә муниципаль район башлыгы ярдәмчесе статусын алачак.