Бөгелмә тегү фабрикасы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 14 апреле, җомга

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәрнең тегү фабрикасы коллективын ярты гасырлык юбилее белән котлады. Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналы чара Бөгелмә драма театрында узды. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген предприятиедә уңышлы эшләү өчен бар нәрсә бар: тәҗрибәле җитәкче, квалификацияле кадрлар, җитештерү куәтләре, җитештерү технологиясе, ә иң мөһиме – бердәм коллектив, эшли белүче һәм эшләргә теләүче кешеләр.

"Коронавирус пандемиясе вакытында шәһәргә күрсәткән ярдәмегез һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек! Юбилей белән!, - дип билгеләп үтте Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International