Бөгелмә мэры Ураза бәйрәменә иминлек тәэмин итәргә кушты

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

21 апрельдә мөселманнар Рамазан - Ураза-бәйраме аеның тәмамлануын билгеләп үтәчәк. Бөгелмә муниципаль районы мәчетләрендә массакүләм дини чаралар узачак.

Бүген Эшлекле дүшәмбедә Линар Закиров Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләренә бөгелмәлеләрнең иминлеге буенча чараларны көчәйтү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.

"Массакүләм дини чаралар Бөгелмә мәчетләрендә узачак. Шуңа бәйле рәвештә җәмәгать тәртибен һәм иминлеген саклау буенча чараларны көчәйтү, террорчылыкка каршы саклану буенча чаралар комплексын күрү мөһим», - дип билгеләп үтте Бөгелмә мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International