18 апрельдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре Светлана Набережнова 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар өчен "Кайнар линия" кысаларында, һөнәри белем алу яки өстәмә һөнәри белем алу мәсьәләләре буенча консультация бирде. Акция кысаларында 18дән артык мөрәҗәгать килде.
2023 елда югарыда күрсәтелгән категориядәге хатын-кызлар Демография милли проектының мәшгульлеккә ярдәм итү федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, бушлай укырга хокуклы.
Консультацияләр Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 15, 17 каб. адресы буенча үткәрелә. Тел.8(85594)4-36-34.