Бөгелмәдә юллардагы чокырларны ремонтлауга һәм билгеләр ясауга керештеләр

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бөгелмәдә узган атнада "Дорстрой" подрядчы оешмасы кайнар асфальт-бетон катнашмасын кулланып, җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны бетерү буенча эшкә кереште. Һава шартлары хәзер барлык кирәкле эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Кыштан соң шәһәр урамнарының күп кенә участоклары авария хәлендә.

Юл хезмәтләренең беренче чираттагы бурычы-интенсив хәрәкәт итүче урамнардагы чокырларны бетерү. Чара вакытлыча, әмма асфальт япмасының алга таба җимерелүен булдырмау һәм транспортның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү өчен кирәк. 

Эшләр технология буенча башкарыла: чокыр кырыйларын тигезләгәч, чистарталар, өрәләр һәм киптерәләр, аннары коелган асфальт-бетон белән тутыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International