27 апрельдә 07:40 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә янгын нәтиҗәсендә автомат янгын сигнализациясе эшләве турында хәбәр килде.
Бөгелмәнең мәктәп ашханәсендә электр щиты янып китә.
Хезмәткәрләре янгын, ут сүндерү чаралары кулланып, янгынны сүндерә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
Беренче янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче, урамга 150 кеше, шул исәптән 98 бала эвакуацияләнгән. Янгынны сүндерүгә 46 кеше һәм 14 берәмлек техника җәлеп ителә, шул исәптән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 28 кеше һәм 7 берәмлек техникасы. Янгынның сәбәбе билгеләнә.