Линар Закиров Елена Лиорекның кошчылык фермасында булды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә мэры Линар Закиров атналык сәфәр кысаларында, Петровка авылында урнашкан Елена Лиорек крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

Елена Лиорек күп балалы әни, уңышлы фермер һәм эшмәкәр. 2019 елда "Агростартап" проекты - крестьян хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү программасы буенча 3 миллион сумлык грант ота, шуның белән кошларны идәндә тоту өчен кошчылык җиһазлары сатып ала.

Үз проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Елена Лиорек җитештерүне җайга салу гына түгел, ә үз продукциясен дә уңышлы сата алды: бройлерлар һәм чебиләр 36 млн.сумга сатылган. Быел башыннан гына да хуҗалыкта 33 тонна ит җитештерелгән, 36 тонна сатылган.

Кошны үз азыгы белән тәэмин итү өчен бөртекле культуралар үстерә. Быел 400 гектар язгы бодай һәм арпа чәчәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International