24 апрельдә Бөгелмәдә Үзбәкстан Республикасы Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен референдум узды. Күчмә тавыш бирү пункты Татар мәдәнияте үзәгендә оештырылды.
Татарстанда референдум үткәрү өчен участоклар Яр Чаллыда, Алабугада, Казанда, Түбән Камада һәм ил гражданнары эшли, укый һәм яши торган башка шәһәрләрдә эшләде.
Тавыш бирүнең күчмә пунктлары Татарстан территориясендә яшәүче һәм 30 апрельдә генераль Консуллыкка бара алмаячак Үзбәкстан гражданнары өчен билгеләнгән.
Бөгелмәнең күчмә тавыш бирү пунктында "Минем туган ягым. Минем Үзбәкстан" балалар рәсем күргәзмәсе оештырылды. Динара Зиёвуддинова һәм Илдан Галиев башкаруындагы иң яхшы эшне бүләк белән билгеләп үтәргә булдылар. Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Фәритдин Насриев балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.