Вакциналар эшли

2023 елның 28 апреле, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, 24 апрельдән 30 апрельгә кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа төбәк бюросы иммунизациянең кешеләрнең сәламәтлеген саклауда мөһим роленә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен ел саен Европа иммунизация атнасын үткәрә.

Вакцинация ярдәмендә бөтен дөньяда берничә миллион кешенең гомерен саклап калу һәм инвалидлыктан коткару мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: билгеле бер кешенең сәламәтлеге аның кулында, әмма йогышлы авыруларның бер өлеше тирә-юньдәгеләргә дә бәйле. Махсус профилактика булмаса, авыру ихтималы бик югары. Әйдәгез, бергә сәламәтлек турында уйлыйк, якындагы кешеләр турында кайгыртыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International