Бөгелмәдә бер атна эчендә ОРВИ авырулары арткан

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмә районында 356 ОРВИ очрагы теркәлгән. Бер атна эчендә авырулар саны 21,9% ка арткан.

Балалар арасында ОРВИ авыруы 156 очрак тәшкил итә. Балалар арасында авыру 5,5% ка кимегән.Узган атнада эпидемиологик чик толерант күрсәткечтән 18,4% ка түбәнрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International