Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм илнең, төбәкнең һәм шәһәрнең чәчәк атуы өчен күп еллар хезмәт куйган озын гомерле юбилярларны котлау традициясе Бөгелмәдә дәвам итә.
Сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Елизавета Петровна Канищева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул Елизавета Петровнага ныклы сәламәтлек, якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртуын теләде, Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.