Линар Закиров СВО сугышчылары белән очрашты һәм Җиңү көнен бәйрәм итәргә чакырды

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Линар Закиров СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан сугышчылар белән очрашты. Әңгәмә барышында мобилизацияләнгәннәр һәм волонтерлар белән адреслы ярдәм тапшыру һәм алга таба үзара элемтәгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

"Сораулар актуаль һәм әһәмиятле — хәзер өйләреннән ерак булганнарга ярдәм күрсәтү һәм СВОда катнашучыларны өйләренә кайткач реабилитацияләү. Безнең шәһәр актив рәвештә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бу хәзер төп бурыч. Алга таба да гуманитар ярдәм җибәрәчәкбез. Шул ук вакытта гаиләләрегезнең бернигә мохтаҗ булмавы, үз вакытында һәм тулы күләмдә социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтелүе мөһим», - диде Линар Закиров.

Очрашу ахырында шәһәр башлыгы сугышчыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә чакырды, ул 9 майда Техника йорты мәйданында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International