Бөгелмәлеләр җиңү көне уңаеннан эстафета йөгерделәр

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Бүген Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды.

Җиңү өчен 370 кеше көрәште. 21 хатын-кыз командасы эстафетаның 7 этабында йөгерде, 25 ир-ат командасы 9 этап үтте. Алар предприятиеләр һәм гомуми белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре. Старт шәһәрнең үзәк мәйданында бирелде, эстафетаның финишы Мәңгелек Дан мемориалы янында узды.

Район эстафетасы җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Кызлар арасында 3 нче мәктәп, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятенең Сокол урта мәктәбе, ТНГ-Групп командалары һәм «Бөгелмә йөгерүчеләре» һәвәскәрләр клубы командасы җиңүче булды.

Ир-атлар арасында - 2 нче лицей, Сокол урта мәктәбе, Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы, Бөгелмә электр челтәрләре командалары һәм «ГТОшники» һәвәскәрләр клубы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International