Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәр халкы белән бергә, бүген Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр салды. Ватан өчен сугышкан яклаучыларга хөрмәт күрсәттеләр.
"78 ел элек тә, бүген дә Җиңү көне - безнең иң якты һәм әһәмиятле бәйрәмебез. Без үз гомерләрен якты күк, туган ил бәйсезлеге өчен биргән геройларны хәтерлибез. Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы һәйкәленә һәм мемориалына рәхмәтле нәсел варисларының чәчәкләре ята. Сугыш елларында Бөгелмә станциясеннән эшелоннар Бөек Ватан сугышының төрле фронтларында сугышырга 15 меңгә якын халкыбызны алып китәләр. 4475 якташыбыз кире әйләнеп кайтмый. Аларның исемнәре Мәңгелек Дан мемориалының мәрмәр плитәләренә уеп язылган», - диде Линар Закиров.
Чәчәкләр салу тантаналары Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында - Хәтер мемориалы янында, 352-нче укчылар дивизиясе стеласы янында, Мәңгелек Дан мемориалы янында һәм Геройлар аллеясында узды.