Бөгелмә Техника йорты мәйданында "Гасырлар аша Җиңү яңгырый!" фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары катнашында бәйрәм программасы үтте. Мәйдан буйлап меңнән артык бөгелмәле марш узды – бу барлык шәһәр мәктәпләре укучылары, студентлар, хәрбиләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре.
Бәйрәм чараларының мактаулы кунаклары - Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмәнең Мактаулы гражданы Вячеслав Мелешко; Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт, шәһәрнең мактаулы гражданы Сергей Рыжиков, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина.
Хәзер Бөгелмә муниципаль районында 332 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр яши. Алар арасында – инвалид дип танылган ике сугышта катнашучы, ике хәрби хезмәткәр, блокадалы Ленинградта яшәүче бер кеше, ике концлагерь тоткыны, 52 тол хатын һәм 273 тыл хезмәтчәне.