Бию, стритбол һәм шәһәр пианиносы: бөгелмәлеләр "Урам сәнгате" белән очрашалар

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

13 майда 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Бөгелмәнең Яшьләр сарае тирәсендәге мәйданчыкта «Урам сәнгате» арт-фестивале узачак. Яшүсмерләр стрит-арт буенча воркшопта катнашачаклар, анда шәһәрнең беренче пианиносын ясыйлар һәм хәтта иске урындыклардан да сәнгать ясарга өйрәнәчәкләр. Крафт товарлары авторлары үзләренең иҗатын ярминкәдә күрсәтәчәк, яшь музыкантлар һәм шагыйрьләр концерт программасы белән чыгыш ясаячак, ә спорт яратучы бөгелмәлеләрне бию-батл һәм стритбол көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International