Халыкара гаилә көнендә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Бөгелмә хәрби хезмәткәренең гаиләсен котлады. Курбановлар гаиләсендә тиздән тулылану көтелә. Өченче бала июнь аенда дөньяга килергә тиеш. Улы туганда гаилә башлыгының отпускка килүен көтәләр. Ул хәзер мөһим миссия үти - СВО зонасында хезмәт итә.
"Безнең егетләр һәм аларның гаиләләре турында кайгырту – бүген өстенлекле бурыч. Без һәрвакыт янәшәдә, һәрвакыт мөмкин булганча ярдәм итәргә әзер. Бүген безнең тынычлыгыбызны саклаучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Бөгелмәнең барлык гаиләләренә туганнары һәм якыннары белән күбрәк вакыт үткәрүләрен телим. Йортларда тынычлык, уңайлылык һәм гармония булсын!, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Район башлыгы солдат хатынын котлады, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, иминлек һәм ныклы сәламәтлек теләде.