Бөгелмә районы башлыгы шәһәр зиратларында өмәләр оештырырга кушты

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә зиратларын тоту мәсьәләсе каралды. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров билгеләп үткәнчә, администрациягә православие һәм мөселман зиратларын карап тоту мәсьәләсе буенча күп санлы мөрәҗәгатьләр килә.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Коньков сүзләренчә, апрель аенда шәһәр һәм район зиратлары территориясендә Бөгелмә предприятиеләре һәм учреждениеләренең хезмәт коллективларын һәм техник чараларын җәлеп итеп, 3 өмә үткәрелгән. Колледж студентлары Кызыл Армия урамындагы һәм Сокол тавындагы зиратларны җыештыруга җәлеп ителәләр.  Зиратлардан чүп җыю һәм чыгару буенча эшләрне контракт төзелгән махсуслаштырылган оешма башкара.

"Бу ял көннәрендә барлык шәһәр зиратларында хезмәт коллективлары һәм битараф булмаган гражданнар катнашында өмәләр оештыруны сорыйм. 3 июнь – православие динендәгеләрнең Троица ата-аналар шимбәсе. Халык якыннарының тынычлык урыннарына киләчәк. Бу көнгә кадәр һәм аннан соң барлык чүп-чар бетерелергә тиеш. Өмәдә буыннар хәтерен кадерләгән һәркем катнашырга тиеш", - диде шәһәр мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International