Бөгелмәлеләр "Чиста яр" акциясенә кушылдылар

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Ял көннәрендә Бөгелмә районында яр буе территорияләреннән чүп-чар җыю буенча «Чиста яр» экологик акциясе кысаларында, өмәләр узды. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков хәбәр итте.

Акциянең төп максаты - сулыкларда санитар тәртипне җыештыру һәм саклау, бөгелмәлеләрнең иҗтимагый активлыгын һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International