Татар телендәге элмә такталарда һәм язуларда хаталарны ачыклау конкурсы 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда татар телендәге язуларда һәм такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итә. Республика халкы 106 гариза җибәргән инде. Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Гариза бирү өчен «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларны күрсәтергә кирәк.

Конкурска исемнәрдәге һәм язулардагы хаталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап алачак. Аларны дүртенче кварталда дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International