Карабашның 10 ишегалды территориясе "Безнең ишегалды" программасы буенча төзекләндерелгән

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр барышы белән танышты. Быел программа буенча биредә 8 күпфатирлы йортны берләштерүче бер зур ишегалды төзекләндереләчәк. Проектны тикшерү буенча яшәүчеләр белән очрашу апрель ахырында узды. Программа буенча биредә юллар һәм тротуарлар яңартылачак, спорт тренажерлары һәм турниклар, балалар уен комплекслары, эскәмияләр урнаштырылачак, тышкы яктырту урнаштырылачак.

"Соңгы 3 елда Карабашта 10 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләренең мондый үзгәртеп корулар белән кызыксынулары бик мөһим», - дип аңлатма бирде Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International