ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмәдә 254 ОРВИ очрагы теркәлгән. Авырулар саны 25% ка арткан. Балалар арасында 113 ОРВИ очрагы ачыкланган, 4,5% үсеш. Эпидемиологик чик толерант күрсәткечтән 23,23% ка түбәнрәк.
Узган атнада грипп очраклары теркәлмәгән. Хастаханәдән тыш пневмониянең 3 очрагы, яңа коронавирус инфекциясенең 3 очрагы ачыкланган, бер пациент стационарга хастаханәгә озатылган. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә расланган. Барлык авырулар да медицина күзәтүе астында.