Бөгелмәдә 2023 елгы балалар җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек эшләре алып барылды. Бөгелмә районына стационар һәм мәктәп яны лагерьларында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга 4 389 юллама бүлеп бирелгән. 2023 елга муниципаль программаны финанслау күләме 42 миллион сумнан артык тәшкил итә, шуларның 32 миллионы - Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.
"Бөгелмә районының барлык балалар лагерьлары да балаларны кабул итәргә әзер. Объектларның террорчылыкка каршы сакланышына, янгын куркынычсызлыгына, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүгә аерым игътибар бирелә. Лагерьда җәйге ял безнең балаларның исендә калырга тиеш. Җәйне яхшы үткәрергә, яңа дуслар табарга, авырлыкларны җиңәргә - болар барысы да шәһәр читендәге лагерьның бер сменасына туры килә", - дип билгеләп үтте Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.