1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Бөгелмәдә "Беренчеләр фестивале" узачак. Тухачевский урамындагы 10 нчы йорт ишегалдында яшь бөгелмәлеләр өчен бәйрәм программасы оештырылачак: концерт, ишегалды уеннары, ГТО, аниматорлар, аквагрим, мастер-класслар, ярминкә, квест, буяулар фестивале, партнерлардан бүләкләр. 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.