5 һәм 6 июньдә 18:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Сабантуй-2023» халык бәйрәменә әзерлек барышында репетицияләр үткәрелүгә бәйле рәвештә, Муса Җәлил урамында транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябылачак (Г.Гафиятуллин урамыннан Г. Тукай урамына кадәрге участок).
Автотранспорт йөртүчеләренә алдан хәрәкәт маршрутын планлаштырырга кирәк булачак. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.