Ел башыннан Бөгелмәдә 284 бала дөньяга килгән

2023 елның 3 июне, шимбә

Бөгелмә муниципаль районында 2023 елның 5 аенда 284 бала - 144 кыз һәм 140 малай дөньяга килде.

Баланың иң зур авырлыгы 4300 грамм, ә иң кечкенәсе 480 грамм.  Беренче балалар 99 гаиләдә, икенче балалары 94 гаиләдә туа. Беренче тапкыр «күп балалы гаилә» статусын 70 гаилә ала, дүртенче һәм аннан соңгы балалар 21 гаиләдә туа. Беренче баласын тапкан әниләрнең уртача яше - 27 яшь.

Малайлар арасында иң популяр исемнәр - Роман, Максим һәм Егор. Кызларга ешрак Ева, Василиса һәм Варвара исемнәре кушканнар. Иң сирәк исемнәр - Теодор, Яромир, Эльман, Мирай һәм Айрис.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International