Бу язмыш: Бөгелмә гаиләсе зөбәрҗәт юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 3 июне, шимбә

Бөгелмәлеләр Борис Алексеевич һәм Ираида Георгиевна Севастьяновлар гаилә тормышының зөбәрҗәт юбилеен билгеләп үттеләр.

Борис Алексеевич 1946 елның апрелендә тыл хезмәтчәннәре Алексей Порфирьевич һәм Елизавета Ефимовна Севастьяновлар гаиләсендә туа. Ә Ираида Георгиевна 1950 елның маенда Кызыл Йолдыз ордены Герое, Новороссийск һәм Сталинградны саклаучы Георгий Федорович һәм Галина Николаевна Матюниннар гаиләсендә туа

Ир белән хатынның гомуми хезмәт стажы 91 ел тәшкил итә.

Юбилярларның ике кызы һәм улы, алты оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Бүген Ираида Георгиевна һәм Борис Алексеевич тормышларын бер-берсеннән, яраткан балаларыннан, оныкларыннан һәм оныкчыкларыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Әгәр дә алар очрашмасалар, нәрсә булыр иде?  Ир белән хатын очрашканнар, бу - язмыш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International