Бөгелмә районында яңа элеватор комплексы төзелеше башланды

2023 елның 6 июне, сишәмбе

«Август-Агро» компаниясе 2,9 млрд сумлык масштаблы проект төзиячәк. Бүген Зеленая Роща авыл җирлегендәге төзелеш мәйданчыгында булачак элеватор комплексының нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Бу Бөгелмә муниципаль районына мөһим инвестиция, бөтен республика өчен авыл хуҗалыгына зур өлеш кертү – биредә Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан һәм Россиянең күрше төбәкләреннән ашлык сакланачак.

"Без бу проектка ике ел бардык. Азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсе бүген беренче урында тора. Безгә чыннан да заманча сыйфатлы саклау һәм эшкәртү кирәк. Заманча элеватор төзелеше-бөтен Бөгелмә муниципаль районы өчен мөһим, масштаблы вакыйга!",- дип билгеләп үтте район башлыгы Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International