Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров бала тудыру йортында мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең хатынын каршылады. Туганнары һәм дуслары белән бергә, ул әни булган Сабинаны улы туу белән котлады. Малайга Әмир дип исем кушканнар.
Гаилә башлыгы артиллерия училищесын тәмамлый, махсус операциягә киткәнче Бөгелмә кадет мәктәп-интернатында тәрбияче булып эшли.
Сабина белән Әмир инде өйдә һәм үзләрен яхшы хис итәләр. Бу гаиләдә өченче бала. Олы улына 13 яшь, ә уртанчысына 11 яшь.
"Улыгыз тууы белән чын күңелдән котлыйм! Аның әтисе хәзер үз гражданлык бурычын үти, Ватан мәнфәгатьләрен яклый. Бу хөрмәткә лаек. Җиңү белән яклаучыбызның тизрәк өйгә кайтуын көтәбез!", - диде Закиров.