Бөгелмәлеләр хаҗга китәчәк

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә быел мөбарәк Мәккәгә «ДУМ РТ Хадж» Татарстандагы рәсми хаҗ-операторы белән хаҗ кылу өчен барачак хаҗилар өчен дәрес үтте. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы Имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов диндәшләренә йолаларны үтәү буенча үз үгет-нәсихәтләрен бирде, төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә чакырды, шулай ук хаҗиларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

2023 елда республикадан хаҗга «ТР мөселманнары Диния нәзарәте» ҖЧҖнең рәсми хаҗ-операторы программалары буенча барлыгы 1800 Хаҗи барачак. Быел «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» программасы буенча хаҗга сигез бөгелмәле китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International