«Һөнәрче Бөгелмә» төбәкара фестивале 5 меңнән артык кеше җыйды

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Россия көнендә Бөгелмәдә «Һөнәрче Бөгелмә» төбәкара традицион һөнәрләр фестивале узды. Ул күпмилләтле илнең төрле халыкларының һәм этник берләшмәләренең үзенчәлекле сәнгатенә, халык кәсепләрен һәм һөнәрләрен үстерүгә һәм саклауга багышланган.

Фестиваль кунакларына татар, рус, мордва, чуаш, башкорт милли киемнәрен күрсәттеләр. Юнәлешләрнең тулы спектры тәкъдим ителде: кием һәм аксессуарлардагы традицион милли мотивлар, халык костюмын реконструкцияләү, шулай ук заманча модельләр.

Концерт мәйданчыгында иҗат коллективлары һәм солистлар тамашачыларны рус, татар, мордва һәм чуаш җырларын башкарулары белән сөендерде. Халык уен кораллары ансамбльләре чыгыш ясады. Бөгелмәлеләрне шулай ук Казанның «Красная горка» коллективы сөендерде. Концерт программасында барлыгы 200дән артык кеше катнашты.

Балалар һәм өлкәннәр халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Фестивальдә катнашучыларны бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң халык ачык һавада кино карый алды. Бәйрәмгә 5 меңнән артык кеше җыелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International