15 июнь - Халыкара тимер юл кичүләренә игътибар җәлеп итү көне

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Халыкара тимер юл берләшмәсе тимер юл кичүләрендә аварияләрне кисәтү максатыннан, 15 июньне Халыкара тимер юл кичүләренә игътибар җәлеп итү көне дип игълан итте.

Машина йөртүчеләрне уяу булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз. Тимер юл кичүләрендә сак булыгыз. Тимер юл кичүе юлның куркыныч участокларының берсе, ул аеруча игътибар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International