Бүген "Эшлекле дүшәмбе"дә Бөгелмә мэры Линар Закиров «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесен тәкъдим итте. Аны Сергей Аношин җитәкли.
«Ватанны саклаучылар» фонды Россия Президенты Владимир Путин Указы белән төзелә. Фондның бурычы медицина һәм социаль реабилитация, дарулар белән тәэмин итү, психологик ярдәм, техник реабилитация чаралары һәм махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына шифаханә-курорт дәвалауны үз эченә алган барлык тиешле ярдәм чараларын алуда ярдәм итү.