Бөгелмә районында яшәүчеләрне традицион тәре тотып йөрүдә катнашырга чакыралар. Ул 23 июньдә Сула авылыннан Сосновка авылына кадәр узачак. Аның озынлыгы 10 километр тәшкил итәчәк.
Тәре тотып йөрү Бөгелмә районы Сосновка авылында торгызыла торган Александр-Невский ирләр монастырының бердәнбер изге урыны һәм аеруча хөрмәтле иконасы булган Алла Анасы иконасын бәйрәм итүгә багышланган. Чара Сула авылыннан 12.00 сәгатьтә башлана.