Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Бөгелмәдә республика программасы буенча ачылачак булачак объектның эскизларын тәкъдим итте. Калинин урамындагы 36 нчы йортта балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге эшли башлаячак. Бу Бөгелмә районында беренче шундый үзәк.
Яңа психологик-педагогик ярдәм үзәге психологлар, балалар һәм яшьләр белән эш алып баручы учреждениеләр белгечләре өчен методик, ресурс мәйданчыгы булачак. Аны ачу август ахырына планлаштырыла.