Бүген төнлә Татарстан территориясендә томан көтелә

2023 елның 20 июне, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2023 елның 21 июнендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Моннан тыш, бераз яңгыр явачак.

Көн дәвамында болытлы булачак. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлек белән исә, көндез аның тизлеге 14 м/с җитә.

Төнлә һава температурасы нульдән 3-8 градуска кадәр үзгәрәчәк. Көндез «плюс» билгесе белән 18 градуска кадәр җылыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International