Бөгелмә фельдшеры СВОга хезмәт итәргә китте

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Берничә көн элек Наталья ак халат киеп авыл фельдшер-акушерлык пунктында мөдир булып эшли иде. Бүген кыз форма киеп, кызын өйдә калдырып, СВОга китте.

"Хезмәткә хатын-кызларны җыю башлангач, мин СВО зонасына барырга булдым. Файдалы булырга, ир-егетләребезгә ярдәм итәргә телим. Минем кызым хезмәт вакытында әбисе һәм башка якыннарым белән калачак, алар мин үз бурычымны үтәгәндә ярдәм итәчәк", – дип сөйләде Наталья.

Бөгелмә хәрби комиссариаты территориясеннән контракт төзегән хәрбиләрне хезмәткә озаттылар. Тантаналы озату Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, шәһәр һәм район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, руханилар, туганнары һәм якыннары катнашында үтте. 9 сугышчы махсус хәрби зонага  озатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International