Кошчылык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кошлар һәм кошчылык продукциясен тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына мөрәҗәгать итәбез. Кошларның югары патогенлы грипп вирусын кертмәү һәм таратуны булдырмау өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 03.04.2006 ел, № 104 боерыгында язылган «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында»гы таләпләрне үтәргә кирәк.
Кош гриппын профилактикалау белән бәйле сораулар туганда, Бөгелмә ветеринария хезмәтенә 9-15-23, 9-11-35 мөрәҗәгать итәргә кирәк.