Бөгелмә муниципаль районы башлыгының "Корбан бәйрәме" белән котлавы

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районының хөрмәтле мөселманнары!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу якты көн йөрәкләрегезне шатлык һәм мәхәббәт белән тутырсын, һәр гаиләгә иминлек һәм үзара аңлашу китерсен!

Күп гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме кешеләрне мәңгелек кыйммәтләр нигезендә берләштерә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны кайгыртырга, әхлакый камилләшүгә һәм игелекле эшләргә этәрә. Бөгелмә муниципаль районы мөселманнары рухилык тәрбияләүгә, традицияләрне саклауга, төрле милләт һәм дин кешеләре арасында ышанычны ныгытуга, мәдәниятләрне үзара баетуга һәм хәйрия эшчәнлегенә зур өлеш кертәләр.

Корбан бәйрәме безгә Аллаһы Тәгалә белән аралашу шатлыгын, көч һәм оптимизмны арттырсын, игелекле эшләргә Һәм изге гамәлләргә илһамлансын, безгә өмет һәм җан тынычлыгы бүләк итсен!

Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телим. Тынычлык һәм татулык Сезнең йортларда яшәсен!

 

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры

Линар Закиров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International