Хөрмәтле бөгелмәлеләр!
Сезне чын күңелдән мөселманнар бәйрәме – Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бүген ул күпмилләтле халкыбызның рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора, җәмгыятебездә бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Ул йөрәкләрдә шәфкатьлелек һәм гаделлекнең иң якты һәм игелекле хисләрен уята, якыннарыбызны игътибар һәм кайгырту белән әйләндереп алу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу кирәклеген искә төшерә.
Бу бәйрәм көнендә чын күңелемнән Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык игелекле эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим! Бу изге бәйрәмдә һәр дога ишетелсен, ә сезнең иманыгыз һәрвакыт дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итсен һәм гамәлләрегезгә зирәклек бирсен!
Хөрмәт белән,
Рифнур Сөләйманов
"Татэнергосбыт" АҖ директоры,
VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.