2023 елның 27 июненә кадәр Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 64 янгын булган.
Узган чорда янгында 3 кеше һәлак булды, 4 кеше җәрәхәтләнгән. Янгынның төп объектлары булып торак фонды объектлары фатирлары, йортлар, шулай ук йорт яны корылмалары - мунчалар, хуҗалык блоклары һәм гаражлар тора.
Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеген искә төшерә! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!