Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.
Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләрем» сервисы аша онлайн микрозайм алу өчен гариза бирә алалар.
Барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультация сорап республика эшкуарлары ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге телефоны аша мөрәҗәгать итә ала: 8 (843) 524-90-90.