Бөгелмәдә Үзбәкстан Президентын вакытыннан алда сайлаулар узды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары вакытыннан алда үз илләренең Президентын сайлауда катнашты. Сайлауларның төп көнендә – 9 июльдә яшәү урынында булмаган Үзбәкстан халкы вакытыннан алда тавыш бирә ала.

Күчмә сайлау комиссиясе Татар мәдәнияте үзәгендә эшли, анда тавыш бирү өчен кабиналар урнаштырыла. Сайлаучылар өчен концерт программасы әзерләнде. Фойеда тематик китап күргәзмәсе, милли савыт-саба, кул эшләре һәм балалар рәсемнәре күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International