Бөгелмә балалар иҗтимагый оешмасы грант отты

2023 елның 4 июле, сишәмбе

4 июльдә ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсын үткәрү буенча республика комиссиясе утырышы узды. Традиция буенча, әлеге конкурс «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча үткәрелә. Утырышны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм республика конкурс комиссиясе рәисе Зилә Вәлиева үткәрде.

Конкурста коммерцияле булмаган оешмаларның барлыгы 311 гаризасы катнашты. Республика конкурс комиссиясе карары белән 80 НКО конкурста җиңүче дип танылды. Алар арасында Бөгелмәдән «Скаут кызлары ассоциациясе» төбәкара балалар иҗтимагый оешмасы да бар. «Массакүләм спортны үстерү, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формаларын үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру» номинациясендә җиңгән өчен ул 218 476 сум күләмендә грант отты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International