Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе – машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы: юл чатында йөрү чиратын үтәмәү, җәяүлеләр үтүе кагыйдәләрен бозу, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу.
Юлда эләгергә мөмкин булган барлык ситуацияләрне күздә тота торган кагыйдәләр юк, юлда бик сак булырга кирәк.
"Юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, уяу һәм игътибарлы булырга киңәш итәбез! Шуны онытмагыз: урамда һәм юлда үз-үзеңне ничек тотышың үзеңнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына бәйле», - дип мөрәҗәгать итте халыкка муниципаль комиссия рәисе Артур Гершиков.