7 июльдә "Содружество" РЖД шәһәр яны пассажирлар компаниясе «Пассажирлар көне» акциясен үткәрәчәк. Чара барышында теләге булган һәркем шәһәр яны тимер юлларында ташуны оештыру буенча сораулар бирә һәм үз тәкъдимнәрен әйтә алачак.
«Пассажирлар көне» мәгълүмати акциясе хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан үткәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр дә рәсми рәвештә теркәлә, һәркайсы буенча оператив чаралар күрелә.