Бөгелмәдә шәһәр сулыгы янында фонтаннар каскады булган сквер төзекләндереләчәк

2023 елның 7 июле, җомга

Быел Бөгелмә Муса Җәлил урамындагы шәһәр сулыкларына якын территорияне төзекләндерү проектын тормышка ашыруны тәмамлый. Хәзерге вакытта проектның өченче чираты гамәлгә ашырыла.

Сквер территориясе фонтаннар каскады белән яңартыла. Шулай ук сулык территориясендә пирс төзү планлаштырыла. Моннан тыш, кече архитектура формалары урнаштырылачак, яшелләндерү һәм төзекләндерү башкарылачак. Эшләр быел көзгә тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International