Бөгелмәдә бала тудыру йортыннан мобилизацияләнгән ир-атның хатынын өенә озаттылар. 5 июльдә Владимир һәм Анастасия гаиләсендә кызлары Ульяна туа. Ир белән хатынның бу икенче баласы. Хәзер гаилә башлыгы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Шуңа күрә яңа туган кызын видеоэлемтә аша күрә алды.
Өйгә чыгару көнендә әни белән бала өчен тантаналы очрашу оештырдылар. Чыгарылышка Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов, туганнары һәм якыннары килде. Тулыландыру белән котладылар, котлау хатлары, яңа туган бала өчен бүләк җыелмасы һәм акчалата сертификат тапшырдылар.